- Стационарная помощь
- Амбулаторно - поликлиническая помощь
- Платные услуги
- Анонимный кабинет
- Врачебная косметология
- Гистологическое исследование биопсийного материала
- Лазерная деструкция
- Криодеструкция жидким азотом
- Лабораторная диагностика
- Микологическое отделение
- Трихологический кабинет
- График работы отделений
- Порядок оказания платных медицинских услуг населению
- Услуги и цены (прайс)
- Медицинские осмотры
- Справки иностранным гражданам
- Ведущие специалисты
- Информация для населения
- Информация о сертификации медработников РККВД
- Общество больных псориазом
- Статьи
- Порядок оформления справки для налогового вычета
- О выдаче справок для посещения бассейна
- Правила подготовки к сдаче анализов
- Законодательная база
- Анкета
- Информация о контролирующих организациях
- Информация об услугах РККВД
- Способы записи на прием к врачу
- Порядок и условия оказания медицинской помощи
- Страховые компании с которыми заключены договора
- Правила поведения пациентов
- Информация для специалистов
- Для организаций и страховых компаний
- Вакансии
- Запись на прием к специалисту
- Доступная среда
- Отзывы
- Медицинский туризм
- Medical tourism
Последние новости
Авторизация
Уважаемые посетители!
Если Вы остались довольны качеством, оказанных Вам услуг расскажите об этом всем, а если нет, то расскажите об этом нам!
Тезең шешсә, сәбәбен венерологтан сора |
Реактив артрит, чыннан да, тәҗрибәле табибларны да ялгыш югла кертергә мөмкин, чөнки билгеләре кайчак - эч китүне, кайчак - сидек юллары ялкынсынуны, кайчак конъюктивитны хәтерләтә. Буыннар шешенү һәм сызлау хламидиоз йоктырганнан соң 30-45 көн узгач кына килеп кушыла. Ә хламидия баштагы 1-2 атнада үзен берничек тә сиздерми,- дип сөйләде Нурислам Муса улы. - Аны чирле кешенеңмунчаласы белән юынганда, сөлгесенә сөртергәндә эләктерү ихтималы, сирәк булсада бар, чөнки дымлы тирәлектә хламидия 4-5 көн яши ала. Әмма иң күп очракта җенси якынлык вакытында йога. Идел буе федераль округында бу чирдән интегүчеләр саны буенча Татарстан алда бара, без беренче бишлеккә керәбез. Хламидия - тән күзәнәкләре эчендә яшәүче паразит бактерия, аның тән тукымасына охшаш рецепторлары бар. Авыру тиз арада ачыкланмаган һәм дәваланмаган очракта, иммун системаның эшчәнлеге бозыла: ул чирне китереп чыгаручы микроорганизмнарга гына тугел, үз тукымасының күзәнәкләренә каршы да антитәнчекләр эшләп чыгара башлый. Ягъни аутоиммун реакция башлана: антитәнчеләр, буыннар тукымасына һөҗүм итеп, аны җимерә. Алданрак беленгәндә, антибитиклар ярдәмендә бер ай эчендә җиңеп булса да, бу стадиягә үк килеп җиткән чирне дәвалау шактый кыенлаша. 2-3 курс үткәрергә туры килә. Чөнки хламидияләр, яшәү формасын үзгәртеп, күзәнәк эчендә катып калгандай була. Бер айдан алар кабат "уяна". Чама белән шул вакытта канга кабат анализ ясала. Бары тик өченче тапкыр ясалган ПЦР-диагностика хламидияләр юклыгын күрсәткәннән соң гына, чирне җиңдек, дип әйтә алабыз. Артритка килгэндә, ул узенчәлеклерәк була. Кагыйдә буларак, үкчә, тез буыннары зарарлана. Буын шешә, тиресе зәҗгәрсу тескә керә, тотып караганда кап-кайнар була. Күп очракта бу процесс ике аякта да түгел, бересендә генә бара. Температура 38 градуска кадәр күтәрелә һәм берничә ай буена төшми. Буыннардан тыш, умыртка баганасы, күзләр, йорәк һәҗ кан тамырлары системасы, үпкәләр зыян күрергә мөмкин. Хламидиоз - хатын-кызлар чире ул, дип кул селтәргә ярамый. Бу авыру яшь ирләрдә шактый еш була. Өлкән яшьтәге ирләр һәм хатын-кызларны, үсмерләрне дә аямый. Хламидияле артрит белән чирләмәс өчен, әлле ни күп тә кирәкми, шәхси һәм интим гигиена кагыйдәләрен үтәү дә җитә. Беренче чиратта, бу - очраклы җенси бәйләнешләрдән саклану. Әгәр инде авыру эләктергәнмен дип шикләнергә нигез бар икән (бәдрәфкә еш йөрү, сидек юлында авыртулар барлыкка килү), кичекмәстән, дерматовенерологка мөрәҗәгать итегез. |