- Стационарная помощь
- Амбулаторно - поликлиническая помощь
- Платные услуги
- Анонимный кабинет
- Врачебная косметология
- Гистологическое исследование биопсийного материала
- Лазерная деструкция
- Криодеструкция жидким азотом
- Лабораторная диагностика
- Микологическое отделение
- Трихологический кабинет
- График работы отделений
- Порядок оказания платных медицинских услуг населению
- Услуги и цены (прайс)
- Медицинские осмотры
- Справки иностранным гражданам
- Ведущие специалисты
- Информация для населения
- Информация о сертификации медработников РККВД
- Общество больных псориазом
- Статьи
- Порядок оформления справки для налогового вычета
- О выдаче справок для посещения бассейна
- Правила подготовки к сдаче анализов
- Законодательная база
- Анкета
- Информация о контролирующих организациях
- Информация об услугах РККВД
- Способы записи на прием к врачу
- Порядок и условия оказания медицинской помощи
- Страховые компании с которыми заключены договора
- Правила поведения пациентов
- Информация для специалистов
- Для организаций и страховых компаний
- Вакансии
- Запись на прием к специалисту
- Доступная среда
- Отзывы
- Медицинский туризм
- Medical tourism
Последние новости
Авторизация
Уважаемые посетители!
Если Вы остались довольны качеством, оказанных Вам услуг расскажите об этом всем, а если нет, то расскажите об этом нам!
4. 100 яшьлек табиб Асия Максютова: «Авыруларны ташлап китәргә кыенсындым» |
Казан медицина институтын «5ле» билгеләренә тәмамлаган Асияне юллама белән Республика тире-венерология диспансерына билгелиләр. Күбесе төрмәдән чыккан ир-атлар яткан бүлеккә килеп эләгә ул. Нинди генә йогышлы авырулар булмый аларда?! Мондый мәхшәрдә бер генә минут та торасы килми кызның. «Кая китсәм дә риза, башка урынга гына җибәрегез», – дип ялына. Тик кая инде ул?! Сугыштан соңгы кырыс еллар бит. Шундук трибунал белән куркыталар. Хыянәт итми Шушы көннәрдә 100 яшен тутырган, гомеренең саллы өлешен Республика тире-венерология диспансерында йогышлы авыруларны дәвалауга багышлаган, күп еллар баш табиб булып эшләгән Асия Максютованың хезмәт юлы әнә шулай башлана. Ни кызганыч, бүген аның өченче инсульттан соң кәефе әллә ни түгел. Шуңа күрә күбрәк кызы, табиб-невролог Мәдинә ханым белән сөйләштек. Институт ишеген Фрунзе шәһәрендә урта мәктәп тәмамлаганнан соң, 1940 елда ачып керә аның әнисе. Сугыш еллары бит, студентларга тизләтелгән режимда белем бирәләр. Бер үк вакытта эшләтәләр дә. 41нең салкын кышында окоп казуларын ул бүген дә оныта алмый. Асия 5 нче шәһәр хастаханәсендә операция бүлегендә шәфкать туташы булып эшли, өч ел ординатурада укый. Эш урынын кабул итә алмыйча бик өзгәләнгәч, бер тапкыр вакытлыча Сарман районына, тифка каршы көрәш кырына җибәрәләр Асия Вәлиевнаны. Аңа анда башка йогышлы авыруларны да дәваларга туры килә. Тора-бара, үзенең файдалы гамәлләр кылуын аңлап, ияләшеп тә китә. Диспансерда баш табиб вазыйфасына билгеләнгәч, бөтен барлыгын, белемен эшкә җигә. Татарстанда беренче булып матурлык институты ача, сексопатология өлкәсенә дә зур игътибар бирә. Белгечләр әзерләү өчен табибларны Мәскәүгә укырга җибәрә. Шулай итеп, тире-венерология бүлекләре белән бергә һәр районда сексопатолог кабинеты да ачыла. Кыскасы, ул эшләгән чорда бу өлкәгә шактый уңай үзгәрешләр кертелә. Баш табиблыктан киткәч тә, һөнәренә хыянәт итми ул: 75 яшенә кадәр дерматолог-венеролог булып эшли. Теләсә дә, китәргә кыенсына: тәҗрибәсе зур булганлыктан, пациентлар аңа эләгү өчен чират торалар, ничек ташлап китәсең инде дип уйлый. Шулай итеп, теләсә кая җибәрегез, дип аптыраткан Асия Вәлиевна 55 ел гомерен шушы белгечлеккә багышлый. – Югыйсә әнием уку йортына хирург булырмын дигән зур хыял белән кергән булган. Әмма ул тормышының бу юнәлешкә кереп китүенә бер дә үкенми. Һәрхәлдә, әйткәне, зарланганы булмады, – ди Мәдинә ханым. – Минем табиблыкка китүем дә үзеннән-үзе хәл ителгән кебек иде. Әниемнән кала, күп кенә туганнарым, барлыгы 10 кеше – медицина хезмәткәрләре, – ди әнисенең эшен дәвам итүче Мәдинә ханым. – Аның ике кыз туганы Көлемсәр белән Илсөяр дә медицина институтында укыган. Әнине мөгаллимнәр яхшы хәтерләгән. Көлемсәр белән Илсөяргә гел үрнәк итеп куя, сез дә начар түгел, әмма Асия әйбәтрәк укый иде, дип әйтә торган булганнар. Табиб һөнәрен сайлауда зур роль уйнаса да, дөресен әйтим, әниемнең эш урынын өнәп бетермәдем. Мин кечкенә вакытта безнең өйгә бик күп газета-журналлар килә иде. Әни кичләрен аларны укый, өйрәнә, бар яңалыкны да белеп барырга тырыша. Ә мин рәсемнәрен карарга да курка, ничектер кыенсына идем. Ул үзе дә моны сизенгән, күрәсең. Нәтиҗәдә институтның педиатрия факультетына укырга кердем, аннан миңа әнием үзе неврология буенча китәргә тәкъдим итте. Бу яңа юнәлеш иде әле. 1983 елда Казанда аның ярдәме белән балалар неврологиясе бүлеге ачылды. Мин нәкъ менә шушы өлкә буенча ординатурада укыдым. Быел шушы белгечлек буенча эшли башлавыма 40 ел була. Белгән кебек – Әниемнең әле соңгы елларда да, ягъни өченче тапкыр инсульт булганчы пациентлары бар иде. Ул туганнарыбызны да, дусларын да, танышларын да дәвалады. Аның янына ахыр чиктә, поликлиникаларга йөреп-йөреп тә файдасы булмагач килделәр. Аннан исә үзенә ярдәм кирәк булды. Беренче тапкыр инсульт суккач, үзем эшли торган хастаханәгә салдым. Яныннан китмичә дәваладым. Шул вакытта гел, әни, белгән кебек, мине неврология юлына кертеп җибәргәндер, дип уйлана идем. Файдам тиде: аякка бастыра алдым. Икенчесендә дә сихәтләнеп киткән кебек булды. Быел гыйнвар аенда исә өченче инсульттан соң хәле шактый начарланды. Әмма бернигә карамастан, ул бар җиһанны, кешеләрне яратып яши. Озак яшәвенең сере дә шундадыр, мөгаен. Җирдән беркайчан да аерылмады. 95 яшенә кадәр дачада эшләде, аны гел тәртиптә тотты. Баштарак бөтенебезне яшелчә, җиләк-җимеш белән тәэмин итеп тора иде. Соңрак чәчәкләр үстереп ләззәтләнде. Әнием китап укырга бик ярата, тарих белән кызыксына. Әйләнә-тирәмдә, аның кебек, Россия тарихын белгән кешене белмим. Китапларны китапханәдән алып кайтып бирәм. Ул телевизор карарга яратмый, бөтен мәгълүматны «Аргументы и факты» газетасыннан укый. Сары матбугатны җене сөйми. Күзенә күренсә: «Башка мондыйларны алып кайтма», – дип әрләп тә ала. Махсус хәрби операциядә булган хәлләр белән бик кызыксына. Зиһенле, фикерле ул безнең әни. Операция башланган чорда: «Бу операция берничә елга сузылачак әле», – дигән иде. Ул чакта бу сүзләргә игътибар да итмәгән идек әле… Асия ханымны котларга Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгыннан, эшеннән килгәннәр, укучылары да булган. «Хәзер инде аның белән бергә эшләгән кешеләр юк, шәкертләре генә калды, – ди бүген тире-венерология диспансерында ветераннар советын җитәкләүче Алсу Микешина. – Интернатурада укыганда бу һөнәргә мине Асия Вәлиевна өйрәтте. Бик таләпчән, әмма гадел иде ул. Вакыты никадәр тыгыз булса да, без алып барган авыру тарихларын тикшерде, төзәтте, аңлатты. Хатын-кыз буларак та һәрьяклап үрнәк булды. Диспансерда аның кебек мөлаем, чибәр кеше юк кебек тоела иде безгә. Остазыбызның кулы җиңел булды. Аның ярдәме белән без күпме авыруларга ярдәм итә алдык». Асия Максютова Республика тире-венерология диспансерында:
СССР Сәламәтлек саклау отличнигы билгесенә, «ТАССРның атказанган табибы», «Хезмәт ветераны» исеменә лаек була. «Фидакарь хезмәт өчен», «В.И. Ленинның 100 еллыгы уңаеннан фидакарь хезмәт өчен», Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медальләр белән бүләкләнә. |